Мөфти Баулы районы башлыгы белән очрашты

14 сентябрь 2023 ел 13:22
Мөфти Баулы районы башлыгы белән очрашты

Бүген, сафәр аеның 29нчы көнендә (14нче сентябрьдә), нәзарәткә Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Баулы муниципаль районы башлыгы һәм Баулы шәһәре мэры Ильяс Гозәеров килде. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук Баулы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр Баулы районындагы дини вәзгыять хакында уртага салып сөйләште. Әңгәмә барышында мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Имам-мөхтәсиб исә үз чиратында күрсәтелгән барлык ярдәмнәр өчен Мөфтигә һәм район башлыгына рәхмәтен җиткерде. 

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта республикабызның Баулы муниципаль районында 15 мәчет эшли. Барлык мөселман гыйбадәтханәләре имамнар һәм мөгаллимнәр белән тәэмин ителгән. 
Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт Баулы башлыгы Ильяс Исмәгыйль улына “Хозур” нәшриятының яңа басмаларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
24
25
26
27
28
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
Rambler's Top100