Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 18 нче көнендә (3 октябрьдә) Татарстан Мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин төрле елларда әлеге уку йортында эшләп лаеклы ялга чыккан остазлар, мөгаллимнәр, хезмәткәрләрне Мәүлид ае, Өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.
Ул, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, Пәйгамбәребезнең “Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Аллаһка да рәхмәтле була алмас дигән хәдисен китереп, ветераннарның хезмәтен югары бәяләде. Камил хәзрәт “Мөхәммәдия” остазы Камил хәзрәт Вәлиуллинга һәм мәдрәсәдә шәкертләрне ашату өчен җаваплы Нурия апа Хәнәфинага мәдрәсәнең 140 еллыгы юбилей медален тапшырды.
Ветераннарга рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр дә таратылды. Очрашу чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте.