Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында гарәп телендә “Җүхүдү гуләмә...” (“Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше”) дигән уникаль китап дөнья күрде. Бу – Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның фәнни монографиясе. Ул татарлар өчен генә түгел, ә бөтен гарәп дөньясы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки хәзерге Ислам фәнендә беренче тапкыр XIX-ХХ гасыр башы татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсенә керткән өлеше системалы рәвештә гарәп телендә тәкъдим ителә.
Монографиянең нигезендә Камил хәзрәт Сәмигуллинның докторлык диссертациясе (ул 2022 елның октябрендә БИАда якланды), шулай ук аның татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендәге күпьеллык гамәли эшчәнлеге һәм татарларда Коръән бастыру һәм Коръәнне аңлату традицияләрен торгызу буенча берничә проектны гамәлгә ашыру ята.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни тикшеренүе хәзерге дин гыйлеме фикере үсешендә әһәмиятле хезмәтләрнең берсе булып тора. Ул — Россиянең бүгенге ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәф расмы буенча беренче фәнни хезмәт.
Үзенең фәнни эшендә Камил хәзрәт башка мөселман халыклары арасында Коръәнне бастыруда татарларның беренче булуына дәлилләр китерә, шулай ук татарларның Коръәнне, башка мөселман халыклары арасында беренчеләрдән булып, 1803 елда текстның консонант нигезен исәпкә алып бастыруы, ә 1848 елда Казанда бит кырыйларында декламациянең ун кануни системасы күрсәтелгән Коръәннең дөнья күрүен хәбәр итә. Консонант нигезле текстта Коръәнне бастыру эшендә ныклап калыплашуда Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев зур өлеш кертә. Шулай итеп, Камил хәзрәтнең монографиясе XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән фәннәренә, аерым алганда, Коръән графикасы һәм язылышы бүлекләренә, аны уку ысулларына, шулай ук тәфсир кылу мәсьәләләрен яктыртуга зур өлеш кертүләре турындагы күзаллауларны киңәйтә һәм конкретлаштыра.