ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ак Барс Банкының «Проектлы финанслау» дип исемләнгән яңа ислам финанс продуктын хупланды. Әлеге продукт мүдәрабә (ышанычлы идарә) принципларына нигезләнгән.
Проектлы финанслау – бу финанс проекты булганда, Банк – Инвестор, ә эшкуар идарәче сыйфатында эш йөртә. Бу бизнестан килгән керем, алдан килешенгән өлешләр нигезендә, инвестор һәм идарәче арасында бүленә.
Әлеге финанс продукты эшкуарларга, Шәригать кысаларында эшчәнлеген алып барыр өчен, Ак Барс Банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
«Проектлы финанслау» финанс продукты Ак Барс Банкы тарафыннан Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге белән берлектә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде.