Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көнендә (2 Июль), 23:55 сәгатьтә Казанга Татарстан хаҗиларының Ютазы районы имам-мөхтәсибе урынбасары Габделхак хәзрәт Яхин җитәкчелегендә 49 кешедән торган соңгы төркеме кайтты. Аларны Тукай исемендәге халыкара аэропортта якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша «Эконом комби» программасы буенча хаҗ кылды. Хаҗилар Казанга Дубайдан очкыч белән кайтты, ә Мәдинәдән Дубайга алар уңайлы автобусларга утырып килде.
Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде.