Бүген, Мөхәррам аеның 19 нчы көнендә (25 июль) Казанда «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» дигән V Халыкара фәнни-дини конференция узды. “Хәзерге ислам мәдәнияте һәм мәгарифе формаларында һәм образларында Коръән” секциясе эшендә Татарстан Республикасы Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов “Чистай мөхтәсибәте эшчәнлеге мисалында Коръән кыйммәтләрен популярлаштыру” темасына чыгыш ясады.
Үз чыгышында Мөхәммәд хәзрәт: "Коръән кыйммәтләре мультикультурализм идеясен үткәрә, анда төрле мәдәниятләр бер-берсе белән үзара бәйләнештә була. Бу, үз чиратында, кешегә яхшылык һәм файда китерә, һәм заман куйган таләпләргә каршы тору өчен алга таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Коръән гыйлеменең асылы – башка дин кешеләренә карата нәфрәтнең булмавы, һәм күптөрлелек – Аллаһы Тәгаләнең зирәклеге ул», – диде. Аннары ул конференциядә катнашучыларга Чистай мөхтәсибәтенең эшчәнлегенең ничек итеп Коръән кыйммәтләрен популярлаштыруга ярдәм итүе турында сөйләде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай мөхтәсибәте халыкның барлык катламнарын колачлый торган зур эш алып бара: балалар һәм яшьләр белән эшләү, ятим балаларга һәм ата-анасыз калган балаларга һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү һ.б. җайга салынган. 10 ел эчендә рухи белем һәм тәрбия бирү системасы төзелгән: бу рухи шәхес формалашуның төп факторы булып тора. Мөхәммәд хәзрәт шулай ук мөхтәсибәттәге Коръән өйрәнү һәм ятлау, татар телен саклау, Ислам үзәге һәм «Камалия» ял итү-үсеш үзәге эшчәнлеген, мәчетләр каршындагы җәйге рухи-сәламәтләндерү сменаларын, социаль ашханә, шәһәр ифтарлары, гаилә бәйрәмнәрен оештыру кебек өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде.
Ел саен, август аенда, мөхтәсибәт «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен үткәрә: аның нәтиҗәләре буенча 100 дән артык бала букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителә. Ир-атларның – «Чистави» һәм хатын-кызларның «Чистави Җәрия» бизнес-клубларына керүче эшмәкәрләр, мөселман хатын-кызлары берлеге, аксакаллар төрле яклап социаль проектларга булышлык күрсәтә. Чистайның тарихи «Нур» мәчетендә күренекле дин әһелләре Мөхәммәдзакир Камалов-Чиставига һәм «Нур» мәчетендә имамнар булып хезмәт иткән Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган Камалов һәм Саматов укулары – фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә.
Мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруга Чистай мөхтәсибәте грант акчаларын да җәлеп итә. 2020 елдан Чистай мөхтәсибәте Президент грантлары фонды, «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Республикасының бердәм грант операторы грант конкурсларында җиңүче булды һәм 4 500 000 сумнан артык акча җәлеп итте.
«Рухи мирас» проекты кысаларында галимнәр Җәмил Мөхәммәтшин һәм Рәфыйкъ Насыйров тарафыннан Чистайның Иске татар зиратындагы XIV- XX гасырлардагы 317 уникаль һәйкәл һәм кабер тикшерелгән, 590 битлек монографик тикшеренү һәм һәйкәлләр координаталары күрсәтелгән карта басмага әзерләнгән. Проектны гамәлгә ашыруның 2 нче өлешендә тарихи кыйммәткә ия һәйкәлләрне, шул исәптән Алтын Урда чорындагыларын да реставрацияләү көтелә.
2019 елдан Чистай шәһәре хакимияте һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге белән берлектә рухи-әхлакый һәм мәдәни-этник кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән бөтенроссия чаралары уздырылды. Бөтен Россиядән килгән рәссамнар Чистай шәһәре һәм районы мәчетләрен, шәмаилләрне, дөньядагы мәшһүр мәчетләрне, натюрмортлар, өяз шәһәре саналган Чистайның Татар бистәсендә урнашкан тарихи биналарны сурәтләгән. 200 дән артык картина Чистай мөхтәсибәте каршындагы «Манзара» картиналар галереясе коллекциясен тәшкил итте.
Шәһәр кунаклары өчен «Өяз шәһәре саналган Чистайда татар мәдәни-рухи мирасы сукмаклары буйлап» дип аталган яңа туристик маршрут эшләнеп гамәлгә кертелде. Әлеге маршрут уникаль шәхес, танылган татар мәгърифәтчесе, ишан, дин галиме, меценат, педагог һәм 2 гильдия сәүдәгәре, 46 ел буе «Нур» мәчетендә имам булган Габдел-Ваһап улы Мөхәммәт-Закир Камаловка (Габдел-Ваһапов, 1815-1893) һәм Чистайның Татар бистәсенең тарихы һәм архитектурасы белән таныштыруга багышланган.