Аксубай мөхтәсибәтендә яңа «Әниләр» мәчете ачылды

28 август 2024 ел 13:41
Аксубай мөхтәсибәтендә яңа «Әниләр» мәчете ачылды

Бүген, сафәр аеның 24нче көнендә (28нче августта), Аксубай районының район үзәгендә Көнбатыш урамы, 11нче йорт адресы буенча урнашкан «Әниләр» мәчетен ачу тантанасы булып узды.

Тантанада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Шамил Яһудин, Аксубай муниципаль районының Камил Гыйльманов, Мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләүче урынбасары, Татарстан Республикасының көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөферов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, якын-тирә районнар мөхтәсибләре, төзелешне башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр катнашты.

Мәчетне ачу тантанасы Коръән аятьләре укылып башланып китте.

Аннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләде, мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте һәм аларның фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, аларны Татарстан мөфтиятенең рәхмәт хатлары һәм медальләре белән бүләкләде.

«Әниләр» мәчете – Аксубай бистәсендә үзәктән читтәрәк урнашкан икенче мәчет. Җирле халык бу мәчетнең кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыккан булган. Чөнки Үзәк мәчет бистәнең бу урыныннан ераграк булу сәбәпле, аңа җәяү барып җитү күп вакытны алган. Нәтиҗәдә 2023 елның июлендә шәхси кирпеч йорт төзү ниятләнгән урында төзелеш-реконструкция эшләре башланып киткән.

150-200 кешегә исәпләнгән мәчеттә заманча уңайлыклары булган тәһарәтханә, ислам нигезләрен өйрәнү өчен уку сыйныфы, ашханә-кухня бар. Мәчеттә дәресләр һәм ифтарлар үткәрелә, шулай ук дини йолаларны башкару өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

«Әниләр» мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган. Шулай ук гыйбадәт залларында җылы идән ясалган. Киләчәктә мәчет тирәсен матурлау, ял урыннары һәм заманча балалар мәйданчыгы булдыру көтелә.

Бүгенге көндә Аксубай районында, яңа ачылган мәчетне дә кертеп, 29 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана