Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр бал аерту тәҗрибәсе белән бүлеште

28 август 2024 ел 16:46
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр бал аерту тәҗрибәсе белән бүлеште

Казан шәһәрендә урнашкан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр умарталыкта бал алу тәҗрибәсен күрсәтте. Әлеге чара теоретик белемнәрне практика белән ныгыту максатыннан үткәрелде. Шәкертләрнең осталыгын карарга килүчеләр арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев һәм Раил Шәмсетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шулай ук танылган язучылар Ләбиб Лерон һәм Данил Салихов, мәдрәсә иганәчеләре һәм башка чакырылган кунаклар бар иде.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларны уку йорты эшчәнлегенең төрле юнәлешләре белән таныштырды. Ул өлгергән яшелчәләр үскән теплицалар, алма бакчалары һәм җиләк түтәлләре буйлап экскурсия үткәрде – болар барысы да коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып тора.

Шуннан соң кунаклар умартачылык комплексында булды, анда Ильяс хәзрәт кызыклы фактлар белән уртаклашты. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен бер елга җитәрлек бал запасы җитештерелә, әмма төп басым бал кортларын карарга өйрәтүгә ясала. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә студентлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә умартачы һөнәре турында таныклык алалар.

Чарада катнашучылар һәм чакырылган кунаклар умартачы киемнәрен киеп, бал кортларын карау кагыйдәләре, бал суырту барышы белән танышты.

Аннары кунаклар һәм шәкертләр өйлә намазы укыды, илебезнең иминлеге өчен бергәләп дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана