Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин төзекләндерелгән Мәрҗани мәчетен карады

29 август 2024 ел 12:24
Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин төзекләндерелгән Мәрҗани мәчетен карады

Бүген, сафәр аеның 25нче көнендә (29нче августта), Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төзекләндерү үткәрелгән Мәрҗани мәчетендә булды. Әлеге чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов катнашты.

Мәрҗани мәчете XVIII йөзнең икенче яртысында салынган. Ул Татарстан башкаласында төзелгән беренче таш мәчетләр исәбенә керә.

Рөстәм Миңнеханов, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм очрашуда катнашкан башка җитәкчеләр яңартылган мәчет бинасын карады, Мәрҗани мәчете тарихына һәм күренекле имамнарга багышланган музейда булды. Алар арасында 1850-1889нчы елларда мәчеттә имамлык иткән татар мөселман галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани дә бар.

Мәрҗани мәчетендә ремонт эшләре ике этапта алып барылды. Бинаны саклау чаралары кысаларында мәчетнең гөмбәзләре һәм фасадларындагы ярыкларны, манараны һәм түбәне ремонтлауны да кертеп, барлык конструкцияләрне көчәйттеләр. Вентиляция, җылыту, кондиционер системалары алыштырылды, суүткәргеч һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре яңартылды.

Реставраторлар фасадларга барокко стилендәге тарихи кыяфәтне кайтарды, декорны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызды.

Мәчетне карау барышында республика Рәисенә һәм башка кунакларга мәчеткә йөрүче хатын-кызлар тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр – маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре ясаучы остаханә оештырылуы турында хәбәр иттеләр.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча

Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана