Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк эшли башлады

30 август 2024 ел 15:16
Республика балалар клиник хастаханәсе янында рухи үзәк эшли башлады

Бүген, сафәр аеның 26 нчы көнендә (30 августта), Казан шәһәрендә Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә тантаналы рәвештә “Тыныч бакча” рухи үзәк комплексын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, авырулар һәм аларның ата-аналары, иганәчеләр, җитәкчеләр һ.б. катнашты.

“Тыныч бакча” рухи үзәге ике бинадан – “Әбүгалисина” мәчетеннән һәм православ чиркәүдән тора.

Хастаханә янындагы 250 квадрат метр мәйданлы мәчет төзелеше Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе акчасына төзелде. Генераль подрядчы – "ГК Металл Сервис" компаниясе. Йөз кеше сыйдырышлы “Әбүгалисина” мәчете – бер катлы, балконы, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханәсе һәм имам бүлмәсе бар. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

"Бүген без Татарстан Республикасы һәм башкалабыз Казан шәһәре көнен билгеләп үтәбез, һәм, әлбәттә, өченче бәйрәмебез – «Тыныч бакча» комплексы ачылышы, – диде Рөстәм Миңнеханов рухи комплексны ачу тантанасында. – Балалар клиник хастаханәсе янында шундый яратып төзелгән объектларның булуы бик яхшы. Бүген монда килүчеләрнең һәркайсына бик зур рәхмәт. Авырлык булганда, без барыбыз да Аллаһка мөрәҗәгать итәбез. Шуннан җиңеллек алабыз. Монда мәчет һәм храм төзү карары күркәм һәм изге эш булды”.  

Камил хәзрәт Сәмигуллин, тантанада катнашучыларны сәламләп, Республика көнендә рухи үзәк ачылуның бөтен дөнья өчен үрнәк булуын ассызыклады. Ул республикабызда барлык дин һәм милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәвен билгеләп үтте. Мөфти республика җитәкчелегенә, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә һәм бу изге эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп мәчет салдырган кешегә оҗмахта йорт салыначак дигән сүзләрен искәртте. "Димәк, безнең мәчетләр сыйфатлы һәм матур булырга тиеш. Бу изге эштә катнашкан һәркемнең казанышы – оҗмах. Аллаһы Тәгалә барчабыздан да риза булса иде", - дип, сүзен тәмамлады хәзрәт. Камил хәзрәт мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

 «Тыныч бакча» рухи комплексын ачу тантанасында шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тантана тәмамланганнан соң, кунаклар “Әбүгалисина” мәчете һәм православие храмы биналарын кереп карап чыкты.

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсе янындагы мәчеттә беренче азан яңгырады, беренче җомга намазы укылды. Җомга намазында имам булып Мөфти хәзрәт Камил Сәмигуллин торды. Татарстан мөселманнары башлыгы җомга вәгазендә бу дөньяның фанилыгы турынд авәгазь сөйләде һәм Ватан иминлеге, махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар һәм Газзәдәге дин кардәшләребез турында дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана