Тукай мөхтәсибәтендә зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды

02 сентябрь 2024 ел 10:55
Тукай мөхтәсибәтендә зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды

Сафәр аеның 27нче көнендә (31нче августта) Тукай районы Югары Суыксу авылында зур вакыйга булып узды – зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды. Әлеге чарада Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, район мәчетләре имам-хатыйблары, мәхәллә халкы һ.б. катнашты.

Өйлә намазыннан соң Инсаф хәзрәт Сәүбәнов җыелган халык алдында чыгыш ясады, төзекләндерү эшләре уңышлы тәмамлану уңаеннан нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Аннары Югары Суыксу авылы мәчете имам-хатыйбы Наис хәзрәт Сәйфетдиновка районда ислам үсешенә керткән хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәт хаты тапшырды. Инсаф хәзрәт Сәүбәнов шулай ук мәчеткә “Кәлам Шәриф” һәм Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында басылган китаплар тапшырды. Наис хәзрәт Сәйфетдинов шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәчетнең мәйданы – 160 квадрат метр, бер катлы, мәчет каршындагы курслар һәм ифтарлар үткәрү өчен 50-60 кеше сыйдырышлы янкорма корылган, барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. Мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар булдырылган.

Югары Суыксу авылы мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, әйләнә-тирәсе матурлап тәртипкә китерелгән.

Бүгенге көндә Тукай районында, төзекләндерүдән соң ачылган мәчетне дә кертеп, 58 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы