Казанның Кабан арты мәчетендә хатын-кызлар өчен Коръән курслары башлана

02 сентябрь 2024 ел 16:43
Казанның Кабан арты мәчетендә хатын-кызлар өчен Коръән курслары башлана

Казанның Кабан арты мәчете мөслимәләрне Коръән курсларына чакыра. Дәресләр 9нчы сентябрьдән башланачак. “Хафизә” Коръән ятлау үзәге төрле яшьтәге хатын-кызларны һәм белеме төрле дәрәҗәдә булучыларны көтеп кала. Курсларның төп юнәлеше – Коръәнне һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнү. Курслар барышында Коръән укырга өйрәнү, шул исәптән ун кыйраәт буенча иҗазәтләр алу мөмкинлеге каралган. Шунысы үзенчәлекле, гарәп теле дәресләрен бик яхшы әзерлекле укытучы алып бара. Курсларда читтән торып та, мәчеткә йөреп тә укырга мөмкин. Программада шулай ук хәнәфи фикъһе, Коръән тәфсире буенча дәресләр каралган һәм онлайн уку клубы бар.

Курслар Коръәнне башлап өйрәнүчеләр өчен дә, дәвам итүчеләр өчен дә файдалы булачак. Уку материаллары “Әл-Кагыйдә ән-Нурания”, доктор Әйман Сүвәйданың “Иллюстрацияле тәҗвид”, “Мәнзүмату Түхфәтүл Әтфал”, “Мәнзүмату әл-Җәзария”, “Әл-Гарәбия Бәйна Ядәйк” һәм “Путеводитель женщины” хезмәтләреннән тора.

Курсларга язылу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк.

“Хафизә” Коръән ятлау үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 26нчы йорт.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы