Татарстан Мөфтиенең Рабигыль әүвәл ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

03 сентябрь 2024 ел 16:03
Татарстан Мөфтиенең Рабигыль әүвәл ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

Газиз дин кардәшләрем!

Бүген, 3нче сентябрьдә, кояш баеганнан соң мөбәрак Рабигыль әүвәл ае, яки Мәүлид ае керә. Ул дөньяга бөек әхлак иясе, Аллаһының сөекле Рәсүле, кешелеккә җибәрелгән соңгы Илчесе Мөхәммәднең дөньяга килүе белән билгеле. Пәйгамбәребез Рабигыль әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә (быел милади буенча – сентябрьнең 14еннән 15енә каршы төндә) туа.

Аллаһының Рәсүлен ихластан сөю йөзеннән, мөселманнар ай буена Мәүлид кичәләрендә җыела, салаватлар әйтә, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары һәм пәйгамбәрлек тарихы турында вәгазьләр тыңлый... Татарстан мәчетләрендә дә Мәүлид уңаеннан чаралар узачак. Рәхим итегез!

Пәйгамбәребез кешелек тарихында иң якты һәм тирән эз калдырган. Бөтен Җир шары буйлап миллионлаган кеше бүген ул җиткергән хаклыкка иман китереп яши. Ул кешеләрне тәрбияләгән һәм аларны Раббыбызны яратырга, Аңа гыйбадәт кылырга, Исламны аңларга, ике дөньяда бәхетле булырга өйрәткән, томаналыктан һәм наданлыктан яктылыкка һәм гыйлемгә юл ачкан. Күпме бәндәне ул ата-анага хөрмәт белән карарга, гаиләдә татулыкны сакларга, күршеләр һәм туганнар белән күркәм мөгамәләдә булырга үгетләгән, ятимнәрне, мескеннәрне һәм хатын-кызларны яклаган! Һәм никадәр адәм балаларының калебләре аның тырышлыгы һәм догасы белән зина, эчкечелек, ришвәт, тәкәбберлек, икейөзлелек, гайбәт кебек бозыклыклар һәм рухи чирләрдән арынган!

Мөхәммәд - Аллаһның иң яраткан Илчесе, Ул безгә дә аны яратырга кушкан. Исламда Рәсүлгә карата мәхәббәт тәкъвалыкның нигезе буларак кабул ителә, чөнки бу хис йөрәктәге сагыш белән генә түгел, ә иң беренче чиратта аның Сөннәтенә иярү белән бәйле! Пәйгамбәрне ярату – иман җимеше, шуңа күрә иманы ныграк булган саен, кешенең аңа карата яратуы да көчлерәк була.

Шул ук вакытта Рәсүлебезнең безгә карата сөюе тагын да артыграк. Аның мәхәббәте үткәндә кылган һәм киләчәктә булачак гамәлләре белән ныгытылган. Билгеле булганча, үзенең һәр намазын Мөхәммәд өммәт өчен һәм һәр мөселман өчен дога кылып тәмамлаган. Аның чиксез сөюен Кыямәт көнендә барлык дин кардәшләребез өчен шәфәгате дә чагылдырачак.  

Коръәндә Пәйгамбәр турында күп аятьләр бар, һәм һәрберсендә ул мөэминнәрнең рухи халәте өчен борчылучы иң яхшы кеше буларак тасвирлана. Калебенең пакьлеген күрсәтү өчен, Раббыбыз “Тәүбә” сүрәсендә өммәтне бер минутка да онытмавын әйтә:

لَقَدْ جَاءَكُمْ رَسُولٌ مِّنْ أَنفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ مَا عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُم بِالْمُؤْمِنِينَ رَءُوفٌ رَّحِيمٌ

“Сезгә (фәрештәләр һәм җеннәрдән түгел, ә) үз арагыздан бер Рәсүл килде. Сезнең газаплануыгыз аңа авырга килә. Ул сезнең өчен (иман китерүегез өчен) тырыша һәм мөэминнәргә карата бик мәрхәмәтле, рәхимле” (“Тәүбә” сүрәсе, 128 аять).

Яралтучыбыз болай дип тә күрсәтә:

لَّقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِّمَن كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الْآخِرَ وَذَكَرَ اللَّهَ كَثِيرًا

“Сезнең өчен Аллаһка һәм Соңгы көнгә өмет баглаган һәм Аллаһны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһның рәсүлендә күркәм үрнәк бар” (“Әл-Әхзәб” сүрәсе, 21 аять). Бу аятьтән Пәйгамбәр безнең өчен әйдәп баручы булуы күренә, ул безгә Аллаһ кануннарын аңлатучы, фанилыкта дөрес яшәп, мәңгелек Җәннәтләргә илткән юлны күрксәтүче җитәкче.

Кадерле дин кардәшләрем! Мәүлид аенда Рәсүлебезгә салаватлар әйтү, гыйбрәтле язмышы, тормышындагы могъҗизалар турында китаплар уку гадәтләнгән. Бу айны ихлас ниятләр белән үткәрик! Аллаһ барчабызны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп итсә иде. Амин.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы