Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды

09 сентябрь 2024 ел 10:38
Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 5нче көнендә (8нче сентябрьдә), Казанда “Бөек әхлак иясе” дип исемләнгән Мәүлид кичәсе узды. Аны Дагыстан мөфтияте Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре активы белән берлектә оештырды.

Әлеге чарада катнашкан шәрәфле кунаклар арасында Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов, Дагыстан Республикасы Мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов, дин белгече Магомедрәсүл Гимбатов, Дагыстан мөфтиятенең Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Израил Мөхәммәдбасыйров һәм башкалар бар иде. Мәүлид кичәсенең хөрмәтле кунакларыннан шулай ук Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.

Камил хәзрәт дин кардәшләребезгә Рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре хакында нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул һәрбер мөселман кешесе Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте буенча яшәргә тиеш дип белдерде.

Мөфти ассызыклаганча, Раббыбызга булган мәхәббәт Пәйгамбәребезгә ﷺ иярү аша чагылыш таба. Әгәр дә кеше Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтен үтәмәсә, бу аның Раббыбызны яратмавы хакында сөйләргә мөмкин.

– Рәхмәтләр арасында иң зурысы – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе, – диде Камил хәзрәт. – Раббыбызның әлеге рәхмәтенә мөселманнар шатланырга тиеш. Раббыбыз безгә акыл-зиһен бирсә иде, Пәйгамбәребезне ﷺ яратып, сөеп, аның тормыш юлын өйрәнеп, сөннәтенә ияреп яшик, – диде Мөфти.

Мәүлид кичәсе барышында нәшидлар һәм мөнәҗәтләр әйтелде, Татарстан һәм Дагыстан республикаларының күренекле дин белгечләре, иҗат коллективлары чыгышлары яңгырады. Шулай ук MuslimQuiz – мөселман аудиториясенең эрудициялелеген арттыруга юнәлдерелгән интеллектуаль уен уздырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы