Татарстан мөфтиятеннән махсус хәрби операция зонасына имамнар сатып алган мотоцикл китте

09 сентябрь 2024 ел 15:17
Татарстан мөфтиятеннән махсус хәрби операция зонасына имамнар сатып алган мотоцикл китте

Бүген Татарстан мөфтиятеннән махсус хәрби операция зонасына бер “Урал” мотоциклы җибәрелде. Аны Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар өчен Балык бистәсе мөхтәсибәте имамнары сатып алган иде. Имамнарның бүләген тапшыру тантанасында командирлар, дин әһелләре, шул исәптән Ютазы районы имам-мөхтәсибе, казый Марат хәзрәт Мәрданшин (нәкъ менә ул Камил хәзрәт белән бергә махсус хәрби операция зонасында берничә тапкыр сәфәрдә булды), Казан шәһәре баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм башкалар катнашты.

Марат хәзрәт Мәрданшин сүзләренә караганда, 2024нче елның июлендә “Алга” батальоны белән очрашу вакытында Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар һәм аларның командирлары яраланган солдатларны эвакуацияләү өчен “Урал” мотоцикллары кирәк булу хакында мөрәҗәгать итә. Сәфәрдән кайткач Марат хәзрәт Татарстанның 48 мөхтәсибенә хәбәр бирә – нәтиҗәдә Балык бистәсе, Арча һәм Буа районнары мөхтәсибләре тиз арада эшкә керешә һәм 2024нче елның августында мотоцикллар сатып алына һәм махсус хәрби операция зонасына тапшыру өчен Татарстан мөфтиятенә китерелә. Шулай итеп, бүген беренче “Урал” мотоциклы солдатларга озатылды, ул яраланган солдатларны эвакуацияләү һәм алгы сызыкта ярдәм күрсәтү өчен кулланылачак.

Балык Бистәсе районы хәзрәтләреннән бүләк алган командирлар район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтләрен җиткерде һәм бүләктән бик канәгать калды. Якын көннәрдә алар махсус хәрби операция зонасына юл тотачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы