Нәзарәттә, республикадан чыкмыйча гына, чит илләргә Татарстан продукциясен экспортлау өчен хәләл-сертификацияләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

09 сентябрь 2024 ел 16:53
Нәзарәттә, республикадан чыкмыйча гына, чит илләргә Татарстан продукциясен экспортлау өчен хәләл-сертификацияләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

Рабигыль-әүвәл аеның 4 нче көнендә (7 сентябрьдә) Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә GCC Accreditation Centre – Фарсы култыгының аккредитацияләү буенча органы вәкилләре белән очрашты. Делегация составында шәригать һәм техник белгечләр Фәрхан Әләнази Самих һәм Хәйсам Әл-Хашеми бар иде. Кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты җитәкчесе Аббәс хәзрәт Шляпошников озатып йөрде.

Очрашуның сәбәбе шунда: Фарсы култыгы илләренә азык-төлек продукциясен экспортлауның төп таләпләреннән берсе – хәләл сертификаты булу. Хәләл сертификаты GSO яки UAE. S. стандартлары буенча бирелергә тиеш. Мәсәлән, ит продукциясен сертификацияләү GSO 993 стандарты нигезендә башкарыла, ә кондитерлык эшләнмәләре продукциясен сертификацияләү GSO 2055-1 стандарты буенча башкарыла. GSO стандартлары буенча хәләл сертификатлар бирү өчен, сертификацияләү органы Фарсы култыгының аккредитацияләү буенча органында (GCC Accreditation Centr) аккредитацияләнергә тиеш.

Фарсы култыгының аккредитацияләү буенча органы (GCC Accreditation Centr) – ул продукцияне Фарсы култыгы илләре стандартлары буенча сертификацияләргә ниятләүче органның белем дәрәҗәсен, һөнәри әзерлеген, ислам хокукы нормаларына туры килүен раслый торган оешма. Башкача әйткәндә, Фарсы култыгының аккредитацияләү буенча органы аккредитациясе аны алган оешманың Фарсы култыгы илләрендә тулысынча танылуын аңлата.

2023 ел ахырында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен ислам дөньясының стратегик яктан мөһим дәүләтләренә экспортка чыгару максатыннан, Фарсы култыгының аккредитацияләү буенча органында аккредитацияләнү өчен гариза бирде.

Әлеге гаризаны карау нәтиҗәсендә аудиторлар төркеме 4-9 сентябрь көннәрендә Татарстанга килеп китте.

Әлеге очрашу кысаларында Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитетының чит илләрдә танылу алу мәсьәләләрендәге эшчәнлеген тулысынча тәэмин итүне раслады, шулай ук республикада хәләл продукция җитештерү үзенчәлекләрен билгеләп үтте. Мәсәлән, Мөфти хәзерге мөселманнар өчен бердәнбер дөрес һәм яраклы дип терлекләрне кулдан сую ысулын гына кабул итүен әйтте.

Моннан республика мөселманнарына һәм предприятиеләренә нинди файда булачак?

Аккредитация процедурасы тәмамлану белән, республика предприятиеләре үз продукцияләрен экспортка чыгару мөмкинлеген алачак. Аларга моның өчен республикадан читкә чыгарга һәм Фарсы култыгы илләре аудиторларының өстәмә юл чыгымнарын күтәрергә кирәк булмаячак.

Очрашу вакытында Мөфти Камил хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең киңкырлы эшчәнлеге, татар халкы, татар-мөселман мәдәнияте, татар дини мирасы белән таныштырды. Ул аларга “Казан басмасы”, Коръәнне өйрәнү, Татарстанда ислам мәгарифе, Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты, “Зәкят”, “Вакыф” фонды, “Хәләл” комитеты, “ДУМ РТ ХАДЖ» хаҗ операторы эшчәнлеге белән таныштырды. Кунаклар, Нәзарәтнең һәм республика мөселманнарының хәләл индустриясе мәсьәләләре буенча эшчәнлеген югары бәяләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы