Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә “Ислам. Беренче адымнар” курслары башлана

10 сентябрь 2024 ел 11:28
Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә “Ислам. Беренче адымнар” курслары башлана

Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның яңа сезоны Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә ачыла.

Казанда беренче дәрес 2024нче елның 5нче октябрендә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать тугызда (9:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Соңгы дәрес – 23нче ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә. Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Мөфтиятнең популяр булган проекты башка шәһәрләрдә дә эшли башлый. 2024нче елның 6нчы октябреннән (якшәмбе көнне) Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге яңартылган Үзәк мәчетендә (Мәрҗани ур., 82А) “Ислам. Беренче адымнар” курслары башлана. Дәресләр – барлыгы 5 очрашу – ике төркемдә үткәреләчәк: ир-атларны Әлмәт мәчетләре имамнары, ә хатын-кызларны Әлмәт мәдрәсәсе студентлары укытачак. Шулай ук балалар өчен аерым төркемнәр булачак (малайлар һәм кызлар өчен аерым). Дәресләр вакыты – һәр якшәмбе сәг. 9.00дән 12.00-гә кадәр. Укучылар Нәзарәт тарафыннан басылып чыккан китаплар, методик материаллар буенча белем алачак. Курсларга язылу өчен телефон: 89172663030.

Чаллыда 14нче сентябрьдән алып 5нче октябрьгә кадәр барлык теләүчеләр – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен “Ислам. Беренче адымнар” дәресләре үткәреләчәк. Дәресләр “Җәмигъ”, “Тәүбә”, “Ихлас”, “Чишмә”, “Чаллы Яр” мәчетләрендә, шулай ук “Тәрбия” үзәгендә узачак. Узган ялларда курсларга язылучылар белән очрашу узды, барлыгы 150 кеше килде. Хәзерге вакытта курсларга язылу тәмам.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унөч сезон дәвамында әлеге курсларда 1400гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы