“Ярдәм” хәйрия фондында сукырларга Брайль шрифты буенча басылган “Кәлам Шәриф” тапшырдылар

12 сентябрь 2024 ел 09:00
“Ярдәм” хәйрия фондында сукырларга Брайль шрифты буенча басылган “Кәлам Шәриф” тапшырдылар

Рабигыль-әүвәл аеның 8нче көнендә (11нче сентябрьдә) “Ярдәм” хәйрия фондында Брайль системасы буенча бастырылган Татарстан мөфтияте “Кәлам Шәриф” Коръән тәфсире комплектлары өләштеләр. Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемә комплектларын хәйрия фондының 29 сукыр укучысы алды. Алар Чечня, Башкортстан, Ингушетия, Дагыстан республикаларыннан, Мәскәү, Самара һәм Әстерхан өлкәләреннән, Алтай краеннан һәм Ижаудан. Сукырлар өчен Коръән тәфсирен алучылар арасында олылар да, балалар да бар иде.

Коръән тәфсире комплектлары “Ярдәм” фонды каршындагы типографиядә Татарстан мөфтияте тарафыннан үткәрелгән XVIII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы әгъзалары җыеп тапшырган хәйрия акчаларына бастырылды. Форум узган көннәрдә хәйрия аукционы оештырылды һәм нәтиҗәдә яшьләр “Ярдәм” фондына 483 101 сум күләмендә җыеп тапшырды. Барлык акчалар да Нәзарәтнең Коръән тәфсирен (Кәлам Шәриф) Брайль системасы буенча бастыруга юнәлдерелде.

Коръән тәфсирләрен тапшыруда Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, фонд президенты Илһам Исмәгыйлев, фонд вице-президенты, укыту-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова һәм фонд тәрбиясендә булучылар – реабилитация узучылар катнашты.

Мәликә Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, әлеге чараның Мәүлид аена туры килүе нур өстенә нур булып тора.

– Бу күптән көтелгән басма, чөнки Россия Федерациясе территориясендә Коръән тәфсире беренче тапкыр рус телендә Луи Брайль системасы буенча нәшер ителә. Хәзер сукырларга динне өйрәнү тагын да җиңеләячәк” үз диннәрен һәм изге китапларын аңлаешлы телдә иркен өйрәнә алалар, – дип аңлатып үтте Илдар хәзрәт Баязитов. Рәхмәт йөзеннән ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимированы Милли Хәйриячеләр берлегенең “Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләде.

Сәламләү сүзендә Айгөл Биктимирова соңгы өч елда мөселман яшьләре форумының социаль юнәлешле булуын билгеләп үтте. Бөтен Россиядән килгән яшьләр үз проектлары белән чыгыш ясаудан тыш, хәйрия чараларында да катнаша. Аның сүзләренә караганда, хәйрия аукционы идеясе Илдар хәзрәт тарафыннан хуплау тапкан, ә фонд хезмәткәрләре йөзләрчә чакрым араны үтеп, мөселман яшьләрен изге эшләргә рухландырган. “Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безнең форумга, өммәтебезгә шундый мөмкинлек бирде: яшьләрнең күңелләрен ачты һәм бу басмалар сезгә Коръәнне – Аллаһның Изге китабын өйрәнүдә ярдәмче булсын. Әлхәмдүлилләһ, хәзер күрмәүчеләргә Аллаһ сүзләрен уку һәм Коръән буенча яшәү өчен мөмкинлекләр ачыла”, – дип белдерде ул һәм бөтен команда исеменнән Форум эшчәнлегенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Коръән тәфсиренә ия булган, фонд карамагындагы тәрбиядә булучылар да рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Алар бу басмаларның кыйммәтле бүләк булуын билгеләп үтте, чөнки Коръәнне ятлаганда Изге Китап аятьләренең мәгънәсен аңлау мөһим, ул исламның асылына төшенергә ярдәм итә. Сукырлар исә “Ярдәм”дә нәшер ителә торган ислам әдәбияты бәяләп бетергесез, дип ассызыклады.

Мөхтәрәм Коръән мәгънәләрен рус теленә шәрехләп Тәрҗемә Итү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең квалификацияле белгечләре: филологлар, имамнар, ислам уку йортлары мөгаллимнәренең җиде еллык коллектив эше нәтиҗәсе булып тора. Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе 2019 елда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан басылып чыга. 2020 елда «Ярдам-Помощь» обф сукыр белгечләре Коръән тәфсиренең Брайль версиясен әзерләүгә керештеләр. Ел ярымлык эш нәтиҗәсе тактиль шрифт белән җыелган 10 том булды, шуның ярдәмендә сукырлар бу текстны җиңел укый ала.

Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе 2019нчы елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан дөнья күрде. 2020нче елда “Ярдәм” хәйрия фондының белгечләре, шул исәптән сукырлар да, Коръән тәфсиренең Брайль версиясен әзерләргә кереште. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, тактиль шрифтка җыелган 10 том барлыкка килде, аның ярдәмендә сукырлар “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны уку мөмкинлегенә ия.

“Ярдәм” фонды типографиясе – ул БДБ илләрендә Луи Брайль системасында мөселман китапларын бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы