Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады

12 сентябрь 2024 ел 11:32
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы тарата башлады

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 9нчы көнендә (12нче сентябрьдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондында быелгы уңыштан Казан шәһәрендә яшәүче мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы таратыла башлады. Бер сәгать эчендә 20дән артык гаилә азык-төлек белән тәэмин ителде: аларга капчык белән бәрәңге һәм яшелчәләр – кабак, ташкабак, суган, кишер һәм аш чөгендере бирелде. Ярдәм алучылар арасында ялгыз пенсионерлар, аз керемле, шул ук вакытта күп балалы, физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүчеләр, тол хатыннар һәм авыр тормыш сынауларына дучар булучылар бар иде. Барлыгы 1,5 тонна гошер таратылды, ул исә Казанга Алексеевск мөхтәсибәтенең Түбән Тигәнәле мәхәлләсеннән килде. Фонд хезмәткәрләре һәм мохтаҗлар Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылы мәчете имам-хатыйбы Габделхак хәзрәт Сабировка рәхмәтләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды гошер җыюны дәвам итә. 2024нче елның 21нче сентябре Татарстан мөфтияте тарафыннан республикада Гошер көне дип игълан ителде.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Гошер җыю кампаниясендә катнашу өчен, бакчаңда җыеп алынган уңышның бер өлешен республика районнарының үзәк мәчетенә алып килергә кирәк – ул мохтаҗларга тапшырылачак.

Гошерне җыю һәм тарату белән Казанда Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Гошер тапшырып хәйрия акциясенә кушылырга теләүчеләр (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы