Казанда һәм Болгарда узачак Мәүлид чараларына рәхим итегез!

13 сентябрь 2024 ел 12:39
Казанда һәм Болгарда узачак Мәүлид чараларына рәхим итегез!

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 10нчы көнендә (13нче сентябрьдә), “Татмедиа” бинасында Казанда һәм Болгарда 14-15нче сентябрь көннәрендә Мәүлид кичәләрен оештыруга һәм үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистларның сорауларына Казан казые, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар һәм матбугат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов катнашты. Алар каләм ияләренә алда көтелгән чараларның программасы һ.б. турында сөйләп узды.

2024нче елның 3нче сентябрендә, кояш баю белән, мөселман календаренда иң күркәм айларның берсе – мөбарәк Мәүлид ән-Нәби ае башланды. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай булу белән истәлекле. “Мәүлид” сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 3нче октябрьдә төгәлләнә. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза – мәҗлесләрдә салаватлар, ягъни Пәйгамбәребезгә ﷺ мактаулар әйтеләчәк, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, пәйгамбәрлек юлы турында вәгазьләр сөйләнә. Татарстанда Мәүлид хөрмәтенә Болгарда Ак мәчеттә, Казанның Галиев мәчетендә һәм Иске Татар бистәсендә зур чаралар узачак.

Булат хәзрәт Мөбарәков очрашуда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне якынлашу уңаеннан тәбрикләп узды. “Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында болай ди: “Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек” (“Әл-Әнбия” сүрәсе, 107нче аять). Башка бер аятьтә әйтелә: “Әйт син Мөхәммәд Мостафа ﷺ минем колларыма, җиткер: алар минем нигъмәтләрем һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мәрхәмәте сәбәпле сөенсеннәр”. Бер аятендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне ﷺ рәхмәт һәм мәрхәмәт буларак күрсәтә, икенчесендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мәрхәмәте сәбәпле сөенегез ди. Димәк, без Пәйгамбәребез ﷺ дөньяга килде, безне сөендерде, бу дөньяга ул рәхмәт һәм мәрхәмәт буларак кына җибәрелде дип бу сөенечне белдерергә дә тиешбез. Тагын бер хәдистә болай диелә: “Сезнең берегез дә мин аларга әти-әнисеннән, балаларыннан һәм дөньядагы бөтен кешеләрдән дә сөекле булганчыга кадәр камил рәвештә иман китерәчәк түгел”, – дип әйтә. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага ﷺ мәхәббәт – ул камил иманның бер шарты булып тора. Аллаһы Тәгалә барчабызга да тәүфикъ, һидәят, Пәйгамбәребезгә ﷺ мәхәббәт насыйп әйләсә иде”, – билгеләп узды Булат хәзрәт.

Аннары Ирек Арсланов Мәүлид уңаеннан Нәзарәт әзерләгән программага тукталып узды.

14 сентябрь көнне, кояш баегач, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнен каршы алып, Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре җыелачак. Кунакларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару торачак. Аны рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкара. Тәүге тапкыр әлеге әсәр 2022 елда Галиев мәчетендә узган Мәүлид кичәсендә яңгырады.

15нче сентябрьдә, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә, Мәүлид кичәсе быел беренче тапкыр Иске Татар бистәсендә – тәүге тапкыр Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданчыкта дәвам итәчәк. Программада – Казан балалар филармониясе, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхабиева кебек танылган башкаручыларның чыгышлары яңгыраячак һәм яшь буын вәкилләре салаватлар һәм мөнәҗәтләр башкарачак. Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып балалар арасында Нәзарәт тарафыннан сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ багышлап оештырылган бәйге торачак. Казанда ТР Мәдәният министрлыгы Мәүлид уңаеннан оештырган чараның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар, имамнар, шәкертләр, казанлылар һәм башкала кунаклары бар.

Шул ук көнне – 15нче сентябрьдә – Шәһре Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы үткәреләчәк. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ак мәчеттә узачак тантанага дин кардәшләрне, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен җыячак. Мәүлид кичәсе рәсми рәвештә көндезге 12:20 сәгатьтә башлана. Рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары яңадан “Мәүлид” касыйдәсен башкарачак.

Болгарда Мәүлидтә катнашучылар өчен шулай ук Болгар ислам академиясендә иртәнге сәгать 09:00-дән көндезге сәгать 11:40-ка кадәр аерым программа каралган. Алар шушы программа кысаларында балалар арасында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен караячак. Моннан тыш, “ХочуHalal” мобиль кушымтасы проекты – хәләл товарлар сата һәм хәләл хезмәтләр курсәтә торган оешмаларны һәм шул хезмәт һәм товарларны кулланучы кешеләрне берләштерә торган онлайн платформа белән танышачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы