Ранис хәзрәт Вахитов хаҗ һәм гомрә оештыруга багышланган күргәзмә ачылышында катнашты

13 сентябрь 2024 ел 12:52
Ранис хәзрәт Вахитов хаҗ һәм гомрә оештыруга багышланган күргәзмә ачылышында катнашты

11нче сентябрь көнне Мәскәү шәһәрендә Согуд Гарәбстанына хаҗ, гомрә һәм туристлык сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнүче ведомстволар һәм компанияләр күргәзмәсе узды. Әлеге чара Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә министрлыгы тарафыннан Корольлекнең туризм министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Күргәзмә ачылышы тантанасында Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфикъ Бен Фәүзан әр-Рабиа һәм Россия Федерациясе сенаторы, хаҗ һәм гомрә буенча вәкаләтле вәкил Ильяс Умаханов, Россия Хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбула Асуев, шулай ук Россиянең хаҗ операторлары җитәкчеләре катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасындагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та бар иде.

Күргәзмәдә транспорт, кунакханә бизнесы һәм хаҗиларга хезмәт күрсәтүче утыздан артык Согуд Гарәбстаны компаниясе тәкъдим ителде. Россияне хаҗ һәм гомрә оештыру белән шөгыльләнүче хаҗ операторлары тәкъдим итте.

Күргәзмәдә фикер алышуның төп темасы хаҗилар өчен юл йөрү, яшәү шартларын яхшырту һәм туристлык тәкъдимнәрен җайга салу кебек хезмәтләрне камилләштерү булды. Катнашучылар Согуд Гарәбстаны партнерлары белән турыдан-туры аралашу, эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу мөмкинлегенә ия булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы