Салих хәзрәт Ибраһимов “Дин һәм спорт” II Бөтенроссия форумында катнашты

13 сентябрь 2024 ел 16:47
Салих хәзрәт Ибраһимов “Дин һәм спорт” II Бөтенроссия форумында катнашты

11-13нче сентябрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә “Дин һәм спорт” II Бөтенроссия форумы узды, аның эшендә физик тәрбия, спорт, эчке сәясәт, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, спорт берләшмәләре һәм федерацияләре, тренерлар, спортчылар, студентлар, галимнәр һәм дин әһелләре катнашты. Биредә катнашучылар арасында шулай ук Татарстан Мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов та бар иде. Ул форумның пленар утырышында һәм сессияләр эшендә чыгыш ясады.

Форумда Салих хәзрәт мөселман мәхәлләләре һәм мөхтәсибәтләрнең Татарстанда спорт чараларын оештыруда хезмәттәшлеге, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте проектлары турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул мөселман яшьләрен спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, мәхәлләләрдә спорт чараларын оештыру тәҗрибәсе, төрле дини вәкилләрнең спорт чараларында катнашуы кебек мөһим темалар буенча сөйләп узды, шулай ук шәхси үрнәк күрсәтү мәсьәләсенә тукталды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы