Казан үзәгендә шәһәркүләм Мәүлид узды

15 сентябрь 2024 ел 15:34
Казан үзәгендә шәһәркүләм Мәүлид узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (15нче сентябрьдә), башкалабызның Иске татар бистәсендә, Мәрҗани мәчете каршында сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ туган ае уңаеннан Мәүлид ән-Нәби узды. Беренче тапкыр ул әлеге урында шәһәр күләмендә ачык һавада үткәрелде. Әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Нәзарәт белән бергәлектә оештырылды.

Каюм Насыйри җәяүлеләр урамы сәхнәсе дин кардәшләребезне, имамнарны, казанлыларны һәм башкала кунакларын җыйды. Халык өчен бай тематик программа тәкъдим ителде, аның режиссеры – танылган мәдәният эшлеклесе Фәнис Җиһанша.

Сәхнәдә Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге балалар ансамбле, Мәрҗани мәчете каршындагы “Мәрҗән” ансамбле, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхабиева, Сәидкамал Сөенов һ.б. чыгыш ясады. Ә тамашачылар алдында үзләренең вәгазь һәм үгет-нәсыйхәтләрен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җиткерде. Хәзрәтләр Мәүлид аеның фазыйләтләре турында сөйләде, бу айда чаралар үткәрүгә дәлилләр китерде, Пәйгамбәребезне ﷺ яратырга һәм аның сөннәтенә иярергә чакырды.

Моннан тыш, балалар өчен Пәйгамбәребезнең ﷺ сирасы буенча викторина оештырылды һәм бүләкләр бирелде.

Мәүлид салават уку белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы