Татарстанның татар авылларында халык актив рәвештә гошер җыя һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итә

17 сентябрь 2024 ел 13:16
Татарстанның татар авылларында халык актив рәвештә гошер җыя һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итә

Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Мисал өчен, әлеге изге гамәлгә Татарстанның Чирмешән, Балык бистәсе, Лаеш, Теләче, Кукмара, Чүпрәле, Кайбыч һәм Азнакай мөхтәсибәтләре дә актив кушылды. 

Шушы көннәрдә Чирмешән мөхтәсибәте мәчетләре тарафыннан 24 тонна гошер җыелды. Халык бәрәңге, кишер, суган, кабак һәм башка яшелчәләрдән уңышның бер өлешен – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә, Әлмәтттәге мәдрәсәгә, «Ярдәм» хәйрия фондына һәм Казандагы «Ал Таң» һәм «Рамазан» мәчетләренә тапшырды. Чирмешәнлеләр гошер җыюны дәвам итә.

Ә Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Яңа Арыш, Күгәрчен, Югары Мәшләк, Таулар, Түбән һәм Югары Тегермәнлек, Казаклар Чаллысы, Чыршылы Елга, Балтач һәм Яңа Сала авыллары мөселманнары уңышның бер өлешен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына һәм «Ярдәм» хәйрия фондына тапшырды.

Кайбыч мөхтәсибәтендә, бу изге эшкә районның барлык мәчетләре дә кушылып, 10 тоннадан артык гошер җыелган. Югары һәм Түбән Кайбыч, Бәрлебаш һәм Морза Бәрлебашы, Иске Чәчкаб авылларыннан килгән яшелчәләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына һәм Казан шәһәренең Киров районы инвалидлар оешмасына тапшырганнар. Гошернең тагын бер өлешен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә һәм Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсәгә, Буа мәдрәсәсенә, шулай ук район картлар йортына җибәрәчәкләр.

Чүпрәле мөхтәсибәтенең Татар Бизнәсе авылыннан гошер сәдакасын – Убидәге «Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр, Лаеш мөхтәсибәтенең Державино авылыннан – «Кеше приюты»нда яшәүчеләр, Азнакай мөхтәсибәтеннән Ютазы районы Урыссу бистәсенең «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләре алды.

Теләче мөхтәсибәте, 12 тонна гошер җыеп, Казан шәһәренең «Госмания» гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: 2024 елның 21 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде. Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...”

Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов идеясе белән яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайта башлады.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда 827 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы