Казан шәһәренең Апанай мәчете 2024 елның 22 сентябреннән алып һәр якшәмбе саен кичке сәгать алтыда (18:00) имам Әт-Тирмизинең «Әш-шәмаил Әл-Мөхәммәдия» китабы буенча лекцияләргә чакыра. Дәресләрне Айназ хәзрәт Зарипов үткәрәчәк.
Ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ сыйфатларын тасвирлауга багышланган иң кыйммәтле һәм файдалы хезмәтләрдән санала. Имам әт-Тирмизи үзенең китабында иң файдалы һәм иң яхшы хәдисләрне сайлап алган һәм төгәл методологияне кулланган. Китапта 56 бүлектә 415 хәдис китерелә.