ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газзә Секторында оккупантлар чолганышында калган халык өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен махсус бирелгән очкычына «Жуковский» аэропортында гомуми авырлыгы 30 тонна булган хәләл тушенка төялде. Азык-төлек Россиянең төрле почмакларында яшәүче битараф булмаган кешеләрдән килгән акча хисабына сатып алынды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия фонды вәкилләре азык-төлекне Мисырның “Әл-Ариш” аэродромында Мисырның Кызыл Ярымай җәмгыятенә тапшырды. Алар аны Газзә халкына тапшырачак.
Бу - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Фәләстыйндә яшәүче дин кардәшләр өчен өченче тапкыр җибәрелгән гуманитар йөк. Моннан алдарак, 2024 елның 28 августында РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тагын бер йөк озатылган иде. Ә элегрәк, 2023 елның ноябрь башында 20 тонна күләмендә йөкне җибәрү һәм алып барып җиткерү оештырылды. Гомумән алганда, Татарстанның Диния Нәзарәтеннән Газзәдә гомер итүче гади халык өчен барлыгы 60 тонна гуманитар йөк тапшырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят " хәйрия фонды бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам иттерә.