Казанда XIII Якупов укулары узды

19 сентябрь 2024 ел 12:41
Казанда XIII Якупов укулары узды

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 16 нчы көнендә (19 нче сентябрьдә) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XIII Якупов укулары” узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды.

Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Ислам яңарышы чорында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасын саклау һәм өйрәнү максатыннан үткәрелә. Быел Якупов укуларында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт эшләре департаменты дини берләшмәләр белән багланышлар буенча идарәсенең дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Әскәр Гатин, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә остазлары, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре катнашты.

Вәлиулла хәзрәт турында җылы хатирәләрне барлауга багышланган чара традицион рәвештә Изге Коръән аятләрен уку белән башланып китте. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Мөфтие, «Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм Вәлиулла хәзрәт алып барган киң кырлы эшчәнлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Мәгълүм булганча, Вәлиулла хәзрәт җитәкчелегендә «Иман» нәшрияты эшли, ул меңләгән тираж белән үз заманы өчен кирәк булган мөселман әдәбиятын һәм вакытлы матбугатны бастырып чыгара. Вәлиулла хәзрәт беренче мәртәбә барлык дини уку йортлары өчен стандартлар эшли һәм шуның белән бергә республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин итә. Ул бер үк вакытта оста оештыручы да, педагог та, мәгариф системасы өчен уку әсбапларын нәшер итүче дә, киләчәкне алдан күреп уку-укыту процессын оештыручы да була.

Конференциядә башка танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров – 2020-2024 елларда «Иман» нәшриятында дөнья күргән татар дин галимнәренең хезмәтләре; журналист, татар дин әһелләренә багышланган китаплар авторы Вәсилә Рәхимова – Вәлиулла хәзрәтнең киң күләмле нәшрият эшчәнлеге; "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе укытучысы Әхмәт хәзрәт Сабиров –  егерменче гасыр ахырында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен торгызу; тарих фәннәре кандидаты, РИИ доценты Наил Гарипов – Вәлиулла Якупов хезмәтләрендә Россиядә ватанпәрвәрлек идеологиясенең заманча концепциясе нигезе буларак традицион ислам; Казан шәһәре Башкарма комитетының муниципаль архив идарәсе баш белгече Рәис Сөләйманов Вәлиулла хәзрәтнең 3 мең китабы булган шәхси китапханәсе турында сөйләде. Шулай ук татар халкының дини мирасын өйрәнү һәм тарату буенча үз чыгышларын КИУ һәм Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучысы, Әмәт тавы мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев, КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдирек Айдар Кәрибуллин, РИИ каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге белгече Данир Әмерханов ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы