Бүген Мәскәүдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдинне "Мәрҗани"ордены белән бүләкләде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләге Равил хәзрәтнең дин юлындагы хезмәтенә 40 ел тулуга, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгына һәм МИИның 30 еллыгына багышланган чара барышында тапшырылды. Әлеге чаралар Мәскәүдә ХХ Халыкара мөселман форумы кысаларында узды.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдинга "Мәрҗани" ордены Ислам юлындагы күпьеллык хезмәте һәм Россиядә дин үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен бирелде.
ХХ Халыкара мөселман форумы эшендә Мөфти Камил хәзрәт, аның урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнашты.