Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти үзенең урынбасарын билгеләде

20 сентябрь 2024 ел 19:29
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти үзенең урынбасарын билгеләде

Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика муниципаль берәмлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти урынбасары вазифасын булдыру буенча йөкләмә бирде. Мөфти Камил хәзрәт боерыгы белән яңа вазифада урынбасар итеп Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләнде. Әлеге карар Нәзарәт тарафыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрүне системага салу һәм солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттыру белән бәйле.

Нәзарәт тарафыннан солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча гуманитар эшчәнлек 2022нче елдан алып барыла. Татарстан мөфтияте делегациясе махсус хәрби операция зонасына 7 тапкыр эш сәфәре белән барды, шул исәптән көчле сугыш бәрелешләре барган урыннарда булды. Делегацияне дүрт тапкыр Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде, ул кайнар нокталарда рухи ярдәм күрсәтү өчен солдатлар белән очрашты.

Моннан тыш, Нәзарәт Луганск Халык Республикасы юнәлешендә урнашкан хәрби подразделениегә шефлык күрсәтә. Хәрби частьнең 90%-ы Татарстан солдатларыннан тора, алар арасында намаз укучы мөселманнар да бар. Шефлык иткән хәрби частька, шулай ук Луганск һәм Лисичанскидагы өч госпитальгә, “Алга” батальонына гуманитар йөк тапшырыла (хәләл азык-төлек, дарулар, шәхси гигиена әйберләре һәм хәрби киемнәр, маскировка челтәрләре, техник җайланмалар һ.б.), 1 “Нива” машинасы һәм 2 мотоцикл, 30 комплекттан артык хәрби кием җибәрелде. Гуманитар ярдәм турыдан-туры солдатларның кулына бирелде.

Шулай ук Нәзарәт солдатлар өчен түш кесәсенә салып йөри торган махсус дога җыентыклары бастырып чыгарды, ә Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы мобилизацияләнгән мөселманнар өчен ислам дине нигезләрен үтәү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде. Мобилизацияләнгән мөселманнар һәм аларның гаиләләре белән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәт бинасында очрашулар үткәрә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы