Татарстанда гошер сәдәкасын җыю һәм аның мохтаҗларга тарату кампаниясе дәвам итә. Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 22 нче көнендә (25 сентябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга чираттагы гошерне таратты. Алексеевск һәм Балтач районы мөхтәсибәтләреннән китерелгән 4 тонна гошер Казанның 60 тан артык аз керемле һәм күпбалалы гаиләләренә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды 25 сентябрьгә барлыгы 250 дән артык гаиләгә Алексеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан килгән 9 тонна гошерне таратты.
Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Шулай итеп, Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда 827 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.
Татарстан мәчетләрендә гошер җыю кампаниясе дәвам итә. Һәр елдагыча, республика мәчетләре гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. кабул итә. Аннары азык-төлек җыелмалары оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла.
Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар фондка (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.), шулай ук турыдан-туры урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырыла. Фондта 1000 нән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора: аз керемле, мохтаҗ, күпбалалы, тулы булмаган һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләрнең барысы да гошер сәдәкасы җыю кампаниясе кысаларында азык-төлекләтә ярдәм алачак.