Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең дүртенче сезонын башлады

27 сентябрь 2024 ел 10:20
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең дүртенче сезонын башлады

Рабигыль аеның 23 нче көнендә (26 сентябрьдә) Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz» акыл уеннарының яңа сезоны ачылды. Бу сезонның беренче уенында 21 команда катнашты. Шунысы игътибарга лаек: бу сезонда уенга 4 яңа команда кушылды.  

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раундта тарих һәм әдәбиятка кагылышлы 6 сорау бирелде. Уенчылар табышмакларга һәм катлаулы интеллектуаль сорауларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен һәм ребуслар чиште һ.б.

Беренче уен нәтиҗәләре буенча абсолют беренчелекне «Беренче команда» яулады.

2023-2024 ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы: 5 төп уен һәм финал узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.

Киләсе акыл уен октябрьнең икенче яртысында узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы