Тукай мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды

27 сентябрь 2024 ел 10:47
Тукай мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 23нче көнендә (26нчы сентябрьдә), Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчетендә Мәүлид кичәсе узды. Әлеге чараны Тукай районы мөхтәсибәте оештырды.

Мәүлид кичәсендә шәрәфле кунак буларак Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Әлеге кичәгә төрле яшьтәге 250дән артык дин кардәшебез җыелды, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар бар иде. Очрашуга Чаллы шәһәре имамнары, аксакаллар, абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, хәйриячеләр һәм башка күренекле шәхесләр җыелды.

Мәүлид ән-Нәби һәм мәҗлес татар гореф-гадәтләрен истә тотып оештырылды. Мөфти Камил хәзрәт гыйлем алуның фазыйләтләре, Мәүлид һәм Рабигыль-әүвәл аеның әһәмияте хакында вәгазь сөйләде. Моннан тыш, Сәидкамал Сөенов, Сәид Яхъя, шулай ук Мисырдан килгән студент Әхмәд Габдрахман һәм башка катнашучылар мөнәҗәтләр башкарды. Аннары кунаклар һәм кичәдә катнашучылар мәҗлескә узды, алар биредә Татарстан Мөфтиенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Мәҗлескә җыелган халык ислам икътисады, ислам финансы продуктлары һәм дини гыйлемнәр үзләштерү буенча җаваплар алды.

Очрашуга килеп, Мәүлид кичәсендә булган һәрбер катнашучы мондый кичәләрнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауда мөһимлеген билгеләп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы