Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2025нче елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Ул VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында узды. Әлеге чарада катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.
Үзенең чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали ислам үсешенә, динара тынычлыкны саклауга һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга кагылышлы мәсьәләләрне дә җиткерде. Мөселманнар өчен мөһим булган тезисларны тәкъдим итәбез:
“Иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык, шулай ук ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан ышанычлы төстә алга атлавын дәвам итә.
Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булдырылды. Без традицион рухи-әхлакый хәзинәләребез сагында нык торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләсе буыннарга югалтмыйча тапшырачакбыз”.
“Республика милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту үрнәге булды һәм булачак. Буыннан-буынга күп гасырлар дәвамында туплана килгән олы тәҗрибәгә таянып, җәмгыятебездәге тотрыклылыкны тәэмин итә торган нигезләрне – рухи һәм әхлакый хәзинәләребезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм туган телләрне саклау өчен зур тырышлык куябыз”.
“Традицион дини конфессияләргә ярдәм күрсәтүгә һәм динара багланышларны ныгытуга аерым игътибар бирелә. Республика башкаласында Җамигъ мәчетен төзү һәм Казан Богородица монастырен торгызуны дәвам иттерү, шулай ук туган телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау турында карарлар кабул ителде”.
“Төрле халыкларның милли мәдәниятен якынайтуга Каюм Насыйри зур игътибар биргән. Бу хәзер дә бик актуаль. Киләсе елда без атаклы тел галиме һәм язучының тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Юбилей чараларын лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим”.
“XV «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздыру әһәмиятле вакыйгалар булды. «KazanForum»да теркәлгән катнашучылар һәм кунаклар саны дөньяның 87 иленнән килгән 20 мең кешедән артып китте. Бу исә күп кенә чит ил партнерларының илебез белән хезмәттәшлекне ныгытырга әзер булуын раслый”.
“Партнерлык финанславы инструментларын куллануга кертү мөһим юнәлеш булып тора. Бу ислам дөньясы илләре белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга һәм аларның инвестицияләр кертүенә ярдәм итәчәк. Банкларга, руханиларга һәм мәгариф оешмаларына, депутатларга, дәүләт хакимияте органнарына белгечләр әзерләү һәм халыкка белем бирү, оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләрен һәм стандартларын булдыру, бердәм финанс экосистемасы кысаларында классик инструментлар белән партнерлык финанславы шартлары арасында тигезлек урнаштыру буенча актив эшчәнлекне дәвам иттерергә кирәк”.
Фотографияләр: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.