«Туган авылым» Милли комплексы фотокүргәзмәсендә Нәзарәтнең фотоэшләре куелды

27 сентябрь 2024 ел 16:10
«Туган авылым» Милли комплексы фотокүргәзмәсендә Нәзарәтнең фотоэшләре куелды

Бүген, 27 сентябрьдә, «Туган авылым» милли комплексында Бөтендөнья туризм көнен бәйрәм итү, шулай ук Россиядә игълан ителгән Гаилә елын кысаларында фотокүргәзмә ачылды һәм Икенче «Туган авылым» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Тантанада «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючылар Радик Абдрахманов һәм Айдар Булатов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, конкурсны оештыручы Рәисә Сафиуллина, кайбер илләрнең Казандагы генераль консуллары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, чарада чыгыш ясаганда, әлеге күргәзмәдә ул бик күптән төшерелгән, Мөфтинең эшчәнлеген һәм Татарстанның рухи тормышын чагылдырган фотосурәтләрне тагын бер кат күрүен билгеләп үтте. Күргәзмәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте фотографы Илнур Мифтаховның эшләре куелган иде, алар «Сәнгать кешеләре» номинациясендә билгеләп үтелде. Мөфти сүзләренчә, бу фотосурәтләр Хәтер көне, яңа Владыка белән очрашуларны чагылдыра.

"Шунда ук бер идея туды: иң яхшы фотоаппарат ул кул астындагы фотоаппарат икән. Ә кесә телефоннарына төшерелгән фотосурәтләр бәйгесе ясасаң, анда чынлыкта барысы да катнаша алыр иде», – диде Камил хәзрәт. Аның бу идеясен Радик Абдрахманов хуплап чыкты.

Татарстан Мөфтие фотоконкурсны оештыручыларга яшь буынга яхшы мөмкинлекләр тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Конкурсны «Туган авылым» милли комплексы оештырды. Аларга ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәм итте.

Күргәзмәдә «Гаилә – гореф-гадәтләр бишеге. Буыннан-буынга» (номинация Россиядә Гаилә елына багышланган), «Сәнгать кешеләре» һәм «Татарстан табигате» номинацияләрендә 100 дән артык эш куелган. Конкурска 643 эш килгән булган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы