Кадерле укытучылар, остазлар, мөгаллимнәр, абыстайлар!
Бүген Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан без сезгә иң күркәм теләкләребезне җиткерәбез.
Ибн Рушд әл-Мәлики әйткән: "Элгәре гыйлемнәр кешеләрнең йөрәкләрендә сакланган. Соңыннан алар китапларга күчкән, ләкин ачкычлары барыбер кешеләрдә калган. Шуңа шәкертләргә укытучы, аңлау өчен дөрес юл күрсәтүче кирәк" (Мәгалимүл Иршадия, 174 б.). Без барыбыз да калебләрдә һәм хәтердә безгә белем биргән, тормышны, динне һәм сайлаган һөнәребезне өйрәткән үзебезнең яраткан укытучыларыбызны саклыйбыз. Һичшиксез, бу дөньядагы һәр нәрсәнең - исламның, җәмгыятьнең, дәүләтнең чәчәк атуы укытучылардан тора, чөнки алар булачак остазларны, алган гыйлемнәрен киләчәктә үз шәкертләре арасында таратучыларны тәрбияли. Укытучыларның безнең йөрәкләргә чәчкән һәм без киләсе буыннарда үстерәчәк аларның һәр белем бөртеге Аллаһы Тәгаләгә алар өчен дога булып ирешсен!
Кешелек өчен иң бөек укытучы булып, әлбәттә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тора. Раббыбызның ярдәме һәм рәхмәте белән, ул адәм балаларына иман һәм гыйлем биргән, әхлакка, пакьлеккә, гаделлеккә өйрәткән... Рәсүлебезнең ﷺ сүзеннән һәм укытучыларыбызның нәсихәтләреннән чыкмасак, без Хак юлдан беркайчан язмабыз, иншаАллаһ.
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучылар! Раббыбыз сезне мәгърифәт юлында Үзенең ярдәменнән калдырмасын һәм динебез өчен җан атып кылган ихлас гамәлләрегезне әҗер-саваплар белән бүләкләсен!
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин