Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 100дән артык кеше килде

05 октябрь 2024 ел 10:34
Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 100дән артык кеше килде

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 2нче көнендә (5нче октябрьдә), Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең – кыска вакыт эчендә намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча курсларның 14нчесе эшли башлады.

Курсларның ачылу тантанасы Нәзарәт бинасында узды: анда 100дән артык шәкерт катнашты. Дәресләр башланыр алдыннан, изге Коръәннән аятьләр уку һәм бергәләп “Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ. Вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлүһ” шәһәдәт кәлимәсен әйтү бик дулкынландыргыч булды.

Шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова мөрәҗәгать итте. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең үз гомерендә тормышын үзгәртерлек мөһим вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм “Ислам. Беренче адымнар” проектының шәкертләр тормышына үзгәрешләр алып килүен теләде.

Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен – аерым, татар һәм рус телләрендә уза. Укулар һәр шимбәдә Казанның Галиев һәм Мәрҗани мәчетләрендә, мөфтияттә иртәнге сәгать сигездән көндезге уникегә кадәр оештырыла. Аерым алганда, “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт һәм госел алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак.

“Ислам. Беренче адымнар”ның 14нче сезоны Коръән мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамланачак.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан, дәгъват алып бару максатыннан, 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унөч сезон дәвамында әлеге курсларда 1400гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы