РИИда ислам финанслары буенча курслар башланды

07 октябрь 2024 ел 10:28
РИИда ислам финанслары буенча курслар башланды

Бүген, Рабигыль ахыр аеның 4 нче көнендә (7 октябрь), Россия ислам институтында дин әһелләре өчен «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча теория һәм практика» программасы буенча курслар башланды. 2024 елның 7-11 октябрендә югарыда күрсәтелгән курслар кысаларында 36 сәгать күләмендә «Хәзерге Россиядә партнерлык финанслары: теория һәм практика» модуле узачак.

Әлеге курсларда AAOIFIның (ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы) Россия һәм чилләрдәге әйдәп буручы шәригать экспертлары, шулай ук ислам финанслары өлкәсендәге белгечләр лекцияләр укыячак. Алар арасында «Әл-Инма» банкының шәригать комитеты рәисе урынбасары, AAOIFIның шәригать шурасы әгъзасы Әл-Әтрам Габдрахман (Әр-Рияд, Согуд Гарәбстаны Корольлеге); ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, БИА эксперты  Әл-Захрави Мөхәммәд Әйман (Дәмәшек, Сирия); ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты Габдрахман Галәүетдинов; ислам фәннәре докторы, ислам финанслары өлсендәге белгеч Әхмәт хаҗи Исаев; икътисад фәннәре кандидаты, сертификацияләнгән шәригать киңәшчесе һәм аудитор (CSAA), Ислам финанслары буенча Россия экспертлар ассоциациясе башкарма сәркатибе Мәдинә Кәлимуллина; ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгече Идрис хәзрәт Киемов;  

Казан казые, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков; Нәзарәтнең Голамәләр шурасы әгъзасы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Ислам икътисады һәм финанслары үсеше үзәге рәисе Булат Мөлеков; ислам фәннәре докторы, Россия ислам финанслары һәм икътисады үзәге директоры, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Эшкуарлык һәм инновацияләргә теләктәшлек итү буенча Шәех Зәйед исемендәге фонд каршындагы шәригать эксперты Алхазур Тазбаев; финанс инструментлары һәм онлайн сатулар буенча белгеч, “Бай” өстәл уенын булдыручы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты Камилә Хәйретдинова; БР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие киңәшчесе, КИУның дини дисципиналар кафедрасының өлкән укытучысы Рәис Частабаев; икътисад фәннәре докторы, профессор, ислам финанслары өлкәсендә сертификацияләнгән эксперт, Россиянең ислам финанслары буенча шура рәисе Шамил Шохвалов бар.

Курсларда «РФдә ислам финансларын стандартлаштыру», «Сертификацияләү һәм аудит», «Ислам финанс продуктлары», «Белгечләр әзерләү» һәм «РФдә ислам финанслары экосистемасын булдыру» темалары каралачак.

Әлеге юнәлештәге чаралар AAOIFIның (ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы) Россия һәм чилләрдәге әйдәп буручы шәригать экспертлары, шулай ук ислам финанслары өлкәсендәге белгечләр катнашында даими рәвештә уза. Узган ел анда 9 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр «Бүгенге көндә партнерлык финансларына кагылышлы мәсьәләләр» семинары үтеп, түгәрәк өстәл утырышы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы