Мөфти – БИАда: “Россия мөселманнарының үз юлы бар, ул актуальлеген беркайчан югалтмый торган безнең дини мираста чагылыш тапкан»

07 октябрь 2024 ел 12:02
Мөфти – БИАда: “Россия мөселманнарының үз юлы бар, ул актуальлеген беркайчан югалтмый торган безнең дини мираста чагылыш тапкан»

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 4нче көнендә (7нче октябрьдә), Болгар ислам академиясендә “Россия мөселманнарының дини мирасы” дип исемләнгән VI Болгар форумы ачылды. Халыкара форум Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды.

Фәнни-дини җыенда Россиянең һәм чит илләрнең күренекле дин белгечләре, ислам галимнәре, теологлар, тарихчылар, дәүләт органнары вәкилләре, галимнәр һәм укытучылар, дөньяви һәм дини уку йортлары студентлары, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Форум барышында Россия мөселман өммәтенең тормыш кануннарына җайлашуының мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм төп концептуаль чишелешләр эшләп чыгару ниятләнә. Фикер алышу буенча билгеләнгән төп темалар арасында традицион кыйммәтләрне торгызу, гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыру, диннәр арасында элемтәләрне үстерү, социаль хезмәт, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыру һ.б. бар.

Пленар утырышта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үзенең мөрәҗәгатендә ул оештыручыларга Россия мөселманнарының дини мирасын саклау мәсьәләләренә ел саен игътибар юнәлткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Камил хәзрәт Россия мөселман халыкларының дини тәҗрибәсен хәзерге заманның актуаль проблемаларын хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин булуын искәртте.

– Россиядә исламның бай фәнни-дини фикер традицияләре бар, – диде Камил хәзрәт. – Аерым алганда, татар халкының тарихы XIX-XX гасырлар чигендә мәдәни-цивилизацион яңарыш чорын күрсәтә. Россия җәмгыятендә кеше тормышының барлык якларын яңадан аңлау чорына туры килгән татар яңарышына (ренессанс) татар имамнары нигез салган. Ә аларның хезмәтләре нигезендә күп динле җәмгыятьтә кешенең тотрыклы яшәве һәм бер-береңне хөрмәт итү идеяләре ята.

Камил хәзрәт шулай ук урта гасырларның атаклы ислам галимнәре хезмәтләренең искергән булуы һәм ислам дин гыйлемендә үзгәртеп коруларның (реформация) кирәклеге турындагы тезисларның нигезсезлеген ассызыклады: “Бүгенге көннең актуаль сорауларына Россия мөселман халыкларының дин гыйлемендә җавап бар. Татар дин галимнәренең хезмәтләрендә хәзерге заманныкына охшаш сораулар карала, бигрәк тә дини күрәлмаучанлыкка (экстремизм) каршы тору омтылышлары күзәтелә”.

Йомгак ясап, Камил хәзрәт: “Россия мөселманнарының дини традицияләре искергән дигән күзаллау аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: бу карашның формалашуы мөселман яшьләре арасында “чиста ислам”га омтылуны китереп чыгара. Шуңа күрә хәзерге чорда Россия мөселманнарының дини мирасы бөтен мөселман дөньясында киң таралыш алуын күрсәтергә кирәк, бу бик мөһим”, – дип ассызыклады.

6-12нче октябрьдә форум кысаларында «VIII Болгар укулары “Мөселман халыкларының тарихи-мәдәни мирасы: өйрәнү һәм саклауга заманча якын килү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе (2024нче елның 6-8нче октябре), “Дөньякүләм вәзгыять тәэсирендә традицион гаилә кыйммәтләрен саклау” халыкара фәнни конференциясе (2024нче елның 8-10нчы октябре), “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыруда дини оешмаларның социаль юнәлештә катнашуы” Бөтенроссия фәнни-гамәли студентлар конференциясе (2024нче елның 10-12нчы октябре) узачак.

Әлеге чаралар кысаларында шулай ук Болгар ислам академиясенең яңа басмаларын тәкъдим итү булачак.

Фотографияләр: Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы