ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Луганск халык республикасына сигезенче тапкыр гуманитар миссия белән барып кайтты. Хезмәт командировкасының мөһим бурычы булып шефлыкка алынган госпитальдәге яралыларга медикаментлар тапшыру һәм сугыш хәрәкәтләре зонасындагы солдатларга гуманитар йөк илтү торды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре аны уңышлы үтәде: азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментларны Луганскидагы шефлыкка алынган хәрби бүлекчә һәм госпиталь солдатлары алды.
Мобилизацияләнгән сугышчыларга махсус одеяллар, антенналар, парракорд баулар, планшетлар; хәләл азык-төлек (консервалар, ярмалар, токмачлар, шикәр, казылык), медицина инструментлары һәм материаллар (шприцлар, бинтлар, шиннар, скальпельләр, системалар, перчаткалар, жгутлар һ.б.) тапшырылды. Гуманитар йөк, солдатларның теләкләрен исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына тупланган акчага җыелды. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырылды.
2024 елның сентябрь башында республика мөфтияте шулай ук махсус хәрби операция зонасына «Урал» мотоциклын җибәрде. Ул Балык Бистәсе мөхтәсибәте имамнары тарафыннан Татарстаннан мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм йөзеннән сатып алынган иде.
Тагын да элегрәк – 2024 елның июль уртасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасына чираттагы эш сәфәренә барып кайтты.
Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Теләгән һәркем акчалата өлеш кертә ала. Ярдәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды җыя.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
1. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Назначение платежа: МОБИЛИЗОВАННЫМ РТ
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
2. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810362190000764
БИК 049205603
Назначение платежа: МОБИЛИЗОВАННЫМ РТ
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.