Нәзарәт делегациясе Луганскида шефлыктагы госпитальдәге яралыларга – медикаментлар, ә хәрби часть солдатларына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм тапшырды

07 октябрь 2024 ел 14:50
Нәзарәт делегациясе Луганскида шефлыктагы госпитальдәге яралыларга – медикаментлар, ә хәрби часть солдатларына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм тапшырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Луганск халык республикасына сигезенче тапкыр гуманитар миссия белән барып кайтты. Хезмәт командировкасының мөһим бурычы булып шефлыкка алынган госпитальдәге яралыларга медикаментлар тапшыру һәм сугыш хәрәкәтләре зонасындагы солдатларга гуманитар йөк илтү торды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре аны уңышлы үтәде: азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментларны Луганскидагы шефлыкка алынган хәрби бүлекчә һәм госпиталь солдатлары алды.

Мобилизацияләнгән сугышчыларга махсус одеяллар, антенналар, парракорд баулар, планшетлар; хәләл азык-төлек (консервалар, ярмалар, токмачлар, шикәр, казылык), медицина инструментлары һәм материаллар (шприцлар, бинтлар, шиннар, скальпельләр, системалар, перчаткалар, жгутлар һ.б.) тапшырылды. Гуманитар йөк, солдатларның теләкләрен исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына тупланган акчага җыелды. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырылды.

2024 елның сентябрь башында республика мөфтияте шулай ук махсус хәрби операция зонасына «Урал» мотоциклын җибәрде. Ул Балык Бистәсе мөхтәсибәте имамнары тарафыннан Татарстаннан мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм йөзеннән сатып алынган иде. 

Тагын да элегрәк – 2024 елның июль уртасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасына чираттагы эш сәфәренә барып кайтты.

Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Теләгән һәркем акчалата өлеш кертә ала. Ярдәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят"хәйрия фонды җыя.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Назначение платежа: МОБИЛИЗОВАННЫМ РТ

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Назначение платежа: МОБИЛИЗОВАННЫМ РТ

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы