Иске Чүпрәле авылында район мөхтәсибәтенең яңа бинасы ачылды

08 октябрь 2024 ел 17:35
Иске Чүпрәле авылында район мөхтәсибәтенең яңа бинасы ачылды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 5нче көнендә (8нче октябрьдә), Чүпрәле районының административ үзәгендә – Иске Чүпрәле авылында Чүпрәле мөхтәсибәтенең яңа бинасы ачылды. Ул Җәмигъ мәчете янәшәсендә, Тукай урамы, 1в адресы буенча урнашкан. Бина төзелеше 2016нчы елда башланды һәм 2023нче елда төгәлләнде.

Мөхтәсибәтнең яңа административ бинасы ачылышы тантанасында кунаклар һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты: Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук төзелеш эшләренең башында торучылар, иганәчеләр, районның барлык имамнары, абыстайлар һәм аксакаллар.

Мәхәллә халкына мөрәҗәгать итеп, алар яңа бинаның күп еллар дәвамында район мөселманнарына хезмәт итүен һәм дин кардәшләребезнең рухи тормышы үзәгенә әверелүен теләделәр.

Бина төзелеше һәм эчке бизәлеш эшләре иганәчеләр һәм җирле мөселманнар ярдәме белән башкарылган. Район имам-мөхтәсибе Динар хәзрәт Айрат Сәлаховка, Фәргать Нәүметовка һәм Барис Гафуровка тирән рәхмәтен белдерде.

Ике катлы кирпеч бинада 40 кешегә исәпләнгән конференц-зал, имам-мөхтәсиб бүлмәсе, җиһазландырылган кухня, котельная, хезмәткәрләр өчен бүлмә, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урнашкан.

Мөхтәсибәт бинасында имамнар һәм мәчет каршындагы курслар укытучыларының җыелышлары, конференцияләр, очрашулар, вәгазь кичәләре, район мөселманнарының көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алышулар үткәрелер дип көтелә. Өлкәннәр декадасы кысаларында бинаның беренче эш көнендә үк өлкән буын кешеләренә: Айрат Сәлаховка, Фәргать Нәүметовка, Энҗия ханым Шәрәфетдиновага, Наимә ханым Ханбиковага Татарстан Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары, Диния Нәзарәтенең 30 еллыгы медале, Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы медале тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы