Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак

09 октябрь 2024 ел 09:30
Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак

2024нче елның 9нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев ис. "Витязь" спорт мәктәбендә Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак. Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру максатын куя. Моннан тыш, ярышлар яшьләрдә рухи ныклык һәм чыдамлык тәрбияләүгә, спортчылар арасында дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Чара Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак.

Гадәттәгечә төп бүләк хаҗга юллама булачак, ул җиңүчеләр арасында җирәбә буенча уйнатылачак. Моннан тыш, җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Ә иң күп балл җыйган команда ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогын алачак.

Татар көрәшендә 18 яше тулган, физик әзерлеге яхшы булган һәм намазны дөрес уку буенча тестны уңышлы узган мөселманнар катнаша ала. Ярышлар 60ка кадәр, 70кә кадәр, 80гә кадәр, 90га кадәр, 100гә кадәр һәм аннан да зуррак авырлык үлчәүләрендә узачак. Моннан тыш, быел кул көрәшендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар өчен яңа категория өстәлде.

Турнирны ачу тантанасы – 10:00 сәгатьтә, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә булачак.

Тулырак мәгълүмат – ярышлар турындагы Нигезләмәдә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы