Бүген, рабигыль-ахыр аеның 6нчы көнендә (9нчы октябрьдә), Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов эшлекле очрашу үткәрделәр. Очрашу барышында аксакал Айрат хәзрәт депутатка олы яшьтә вафат булган мөселманнарның мәетләрен, аларның исән чакта ярдыруга каршы булуын һәм туганнарының да теләкләрен исәпкә алмыйча, республика халкыннан яру мәсьәләсенә кагылышлы килеп ирешкән күпсанлы шикаятьләр хакында җиткерде.
Айрат хәзрәт билгеләп үткәнчә, мөселманнар ислам кануннарында, үтерелү очракларыннан тыш, үлгән кешенең тәненә зыян китерергә ярамаганлыгын таный. Федераль законда да аерым очракларда патологоанатом процессыннан тыш вафат булу турында медицина белешмәсе алу мөмкинлеге карала. Аксакал Айрат хәзрәт депутат Айрат Зәки улына мәетләрне яру тәртибенә аныклык кертү буенча ярдәм сорап мөрәҗәгатьләрен җиткерде.