Ислам икътисады өлкәсендәге экспертлар Россиядә партнерлык финансларын үстерү турында фикер алышачак

10 октябрь 2024 ел 08:50
Ислам икътисады өлкәсендәге экспертлар Россиядә партнерлык финансларын үстерү турында фикер алышачак

Иртәгә, 11 октябрьдә Россия ислам институты мәйданчыгында «Хәзерге Россиядә партнерлык финанслары: теория һәм практика» түгәрәк өстәле узачак.

Россиянең әйдәп баручы экспертлары, шулай ук ислам финанс продуктларын сатучы банклар һәм компанияләр вәкилләре Россия территориясендә партнерлык финансларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Бүген банклар нинди проблемалар белән очраша? Партнерлык финанслау программаларын киңәйтү өчен нәрсә кирәк? Бу өлкәдә кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәргә? Әлеге һәм башка сорауларга махсус чакырылган экспертлар, Россиянең ислам икътисады һәм финанс өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре җавап бирергә тырышачак.

Түгәрәк өстәл утырышында ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, БИА профессоры  Мөхәммәд Әйман Әл-Захрави (Дәмәшек, Сирия); доктор политических наук, профессор, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин; ислам фәннәре докторы, Россия ислам финанслары һәм икътисады үзәге директоры, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев; икътисад фәннәре кандидаты, сертификацияләнгән шәригать киңәшчесе һәм аудитор (CSAA), Ислам финанслары буенча Россия экспертлар ассоциациясе башкарма сәркатибе Мәдинә Кәлимуллина; икътисад фәннәре докторы, профессор, ислам финанслары өлкәсендә сертификацияләнгән эксперт, Россиянең ислам финанслары буенча шура рәисе Шамил Шохвалов; Нәзарәтнең Голамәләр шурасы әгъзасы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Ислам икътисады һәм финанслары үсеше үзәге рәисе Булат Мөлеков; Казан казые, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков; AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Эшкуарлык һәм инновацияләргә теләктәшлек итү буенча Шәех Зәйед исемендәге фонд каршындагы шәригать эксперты Алхазур Тазбаев, шулай ук Ак Барс Банк, Саклык Банкы һәм Т-Банк вәкилләре катнашыр дип көтелә.

ММЧ вәкилләрен әлеге чараны яктыртырга чакырабыз!

Түгәрәк өстәл 11 октябрьдә Россия ислам институтында көндезге сәгать өчтә (15:00) Казан ш., Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча 320 нче аудиториядә уза.

ММЧ вәкилләре +79274166010 телефон номеры буенча теркәлә ала (Илдар Тазиев).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы