Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

11 октябрь 2024 ел 12:45
Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

Рабигыль-ахыр аеның 7нче көнендә (10нчы октябрьдә), Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Әлеге чарада милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә 12 гаилә – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре һәм балалары катнашты. Очрашуны Әлмәт мөхтәсибәте оештырды: катнашучыларга бүләкләр һәм шәһәр клиникаларының берсенә барып күренү һәм дәвалану өчен сертификатлар тапшырылды.

Махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашуда ТР муниципаль берәмлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Күркәм гадәт буенча, очрашу Коръән аятьләре уку белән башланды.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламнәр җиткерде һәм Татарстан Мөфтие махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур игътибар бирүен билгеләп үтте: Нәзарәт вәкилләреннән торган делегацияләр даими рәвештә сугыш хәрәкәтләре барган зоналарга сәфәр кыла һәм сугышчыларга гуманитар ярдәмнәр тапшырып кайта. Мансур хәзрәт шулай ук якыннарын югалтучыларның тәкъдим-теләкләрен тыңлады.

Әлмәт мөхтәсибәте әлеге очрашуларны алга таба да үткәрергә ниятли.

Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы