Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

14 октябрь 2024 ел 11:41
Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Рабигыль-ахыр аеның 9нчы көнендә (12нче октябрьдә), Актаныш районы Яңа Җияш авылында “Рафикъ” мәчете ачылды.

Яңа мәчетнең тантаналы ачылышына шәрәфле кунаклар килде: Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, районның авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре; шулай ук дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, аксакаллар, төзелешне башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр, авыл халкы һ.б.

Күркәм гадәт буенча мәчет ачылышы тантанасы Коръән аятьләре уку белән башланды.

Аннары Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләде, мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте һәм  фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

2023нче елның 3нче мартында арабыздан киткән ҖЧҖ "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рафикъ Сәхәбетдинов истәлегенә атап төзелгән мәчет аның юмартлыгы һәм үз авылына тугрылыгы символына әверелде. Рәфикъ Вәгыйзь улы җәмәгать урыннарын үстерүгә һәм башка социаль биналар төзүдә зур булышлык күрсәтте. Мәчет төзелешендә аның улы Ренат Сәхәбетдинов һәм абыйсы Камил Сәхәбетдинов башлап йөрде, алар якын туганының эшен актив рәвештә хуплап, зур хезмәт куйды.

Мәчет төзелеше 2023нче елның язында башланып, 2024нче елның көзендә тулысы белән әзер булды.

“Рафикъ” мәчете 30-40 кешегә исәпләнгән, ул бер катлы. Биредә барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә бар.

Мәчеткә су һәм электр кертелгән, намаз уку бүлмәләрендә хәтта җылы идәннәр бар.

Мәчет ачылган көнне кунаклар Рәфикъ Сәхәбетдиновның каберен зиярәт кылды һәм аның рухына багышлап дога укыды.

Бүгенге көндә Актаныш мөхтәсибәтендә 57 мәчет эшли.

Фотосурәтләр: Руслан Усманов.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы