Мөслим мөхтәсибәте махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерли

14 октябрь 2024 ел 18:23
Мөслим мөхтәсибәте махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерли

Мөслим мөхтәсибәте Җәмигъ мәчетенә йөрүче дин кардәшләр һәм район халкы белән бергәләп махсус хәрби операция солдатлары өчен зур тырышлык куеп гуманитар ярдәм әзерли. Әлеге хәйрия акциясенә җиң сызганып алынучыларның берсе – Мөслим мөхтәсибәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова. Аның җитәкчелегендә хатын-кызлар сугышчыларга җибәрү өчен кием-салым җыя һәм тегә, урын-җир кирәк-яраклары һәм озак сакланучы азык-төлек (чәк-чәк, токмач, сохари) әзерли.

Моннан тыш, алар солдатларга озак яна торган шырпылар (14 минут яна), “коры” душ, тозлы бәйләвечләр ясый.

Махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм җыюда гаиләләре белән катнашучылар да бар, әйтик, Мәлләтамак авылында яшәүче Фәнзилә һәм Наил Рәхимовлар үләннәр киптерү һәм хуш исле чәйләр ясау белән шөгыльләнә. Рәхимовлар, бу эшкә якыннарын җәлеп итеп, кипкән алма, бәрхет гөл, чамбыр, ике төрле мәтрүшкә, бөтнек, пион, ромашка, лимонник салынган 1000нән артык кап әзерләгән.

Тойгелде авылыннан Нурия Гыйльфанова берүзе 200 кап хуш исле чәй җыеп әзерләгән, 400дән артык шырпы һәм 100 данә “коры” душ ясаган.

Баланлы авылыннан Илһамия Гәрәева 200 тәсбих ясаган, үлән чәйләре һәм токмач әзерләгән. Атлас авылыннан Ризида Фәсхиева 60 банка тозлаган әйберләр, томалап пешерелгән ит һәм кайнатма җибәргән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы