Казан шәһәренең "Әхмәдзәки" мәчетендә Гаилә үзәге эшли башлады

21 октябрь 2024 ел 14:16
Казан шәһәренең "Әхмәдзәки" мәчетендә Гаилә үзәге эшли башлады

Казан шәһәренең "Әхмәдзәки" мәчетендә Гаилә үзәге эшли башлады. Ул Россиядә – Гаилә елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында ачылды.

Үзәк гаилә корырга теләүче мәхәллә кешеләре белән 25 консультация үткәргән, кияүләр белән кәләшләр 10 тапкыр очрашып сөйләшкән.

"Әхмәдзәки" мәчете базасында гаилә үзәге Ислам кануннары буенча танышу, кияү һәм кәләш булырга теләүчеләр белән консультацияләр, ир белән хатын сайлауда ярдәм итү өчен оештырылган. Үзәкнең бөтен эшчәнлеге шәригать кануннары нигезендә алып барыла. Биредә һәркемгә ярдәм итәргә әзерләр: кандидатларның ничә яшьтә булуы мөһим түгел, иң мөһиме – ниятнең дөрес һәм җитди булуы.

Үзенең насыйп ярын табарга теләүчеләр анкеталарны "Әхмәдзәки" мәчетенә килеп яки онлайн-форматта тутырып җибәрә ала. Барлык мәгълүмат бердәм базада җыела, аны бары тик Үзәк җитәкчесе генә күрә. Анкета мәгълүматлары җентекләп тикшерелә һәм анализлана.

Барлык мәсьәләләр буенча консультацияләрне +7 950 311 16 36 телефон номеры буенча алырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы