Нәзарәтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән Саратов мөселманнары кызыксынды

21 октябрь 2024 ел 09:32
Нәзарәтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән Саратов мөселманнары кызыксынды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән Саратов мөселманнары кызыксынды.Шушы көннәрдә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештырган I Өлкә мөселман яшьләр форумында, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге баш белгече Нурия Гаязова катнашып, мөфтиятнең бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул саратовлыларны социаль проектларны оештырырга өйрәтте, шулай ук аларның асылын ачты. Алар форумда катнашучылар белән хәйрия эшләрен чаралар аша зуррак итеп планлаштырырга өйрәнделәр. Шул рәвешле 50 егет һәм кыз үз проектларын булдыру һәм гамәлгә ашыру өстендә эшләде.

Мәгълүм булганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу юнәлештә бик бай тәҗрибәсе бар: 2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра торган Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы, эксперимент сыйфатында концепциясен яңартып, Россия өммәтенең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлары генераторы форматында тулысынча расланды.

I Өлкә мөселман яшьләре форумы ачылышында Саратов өлкәсе мөфтие Рәсим хәзрәт Кузяхмәтов һәм Энгельс шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Мәхди хәзрәт Алтынбаев катнашты. Алар форумда катнашучыларны нәтиҗәле итеп эшләргә һәм җәмгыять хакына изге гамәлләр кылырга өндәде.

Фотосурәтләр: Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы