Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

23 октябрь 2024 ел 15:11
Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 20 нче көнендә (23 октябрь), Мамадыш районындагы «Мамадыш» совхозының 2 нче ферма бистәсендә яңа мәчет ачылды. Җирле халык арасында «Яшел тау» буларак билгеле булган бу җирлек мәчет барлыкка килүен озак көткән.

Шатлыклы вакыйга уңаеннан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, шулай ук район аксакаллары, имамнары һәм абыстайлары, авыл халкы, төзелешне башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр җыелды. Алар, мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясап, яңа мәчетнең дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәге булуын теләде.

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев мөселманнарның көндәлек тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде, аларның мөһимлеген ассызыклады. Бистә халкына мөрәҗәгатендә ул шулай ук дини тәрбия, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм балаларны шушы принциплар нигезендә тәрбияләүнең мөһимлеге темаларына кагылды. Имам-мөхтәсиб мәчет төзелешендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре мәчеткә кереп өйлә намазын укыдылар.

Район халкы һәм иганәчеләр уртак көч белән бер катлы мәчетне берничә ел эчендә төзеп чыкты. Утыз кеше сыйдырышлы мәчеттә Ислам нигезләрен өйрәтү өчен барлык җиһазлар бар, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системаларына тоташтырылган.

Мәчет имамы  булып Фәнис хәзрәт Миңнеханов эшли.

Хәзерге вакытта Мамадыш мөхтәсибәтендә 61 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы